Ризәлә Исмәгыйлева: Журналист булсак та, блогер булсак та, без – халык белән эшләүчеләр
Сез бик бәхетле кешеләр, Аллаһы Тәгалә сезгә шундый «жилканы» салган. Ул бит инде я – бар, я юк әйбер, ләкин өйрәнергә кирәк икән, дигән уй килде.
Журналист булсак та, блогер булсак та, без – халык белән эшләүче кешеләр. Барысы да шәхестән тора. Без журналистика факультетында гуманизм принципларын бик яхшы итеп өйрәндек. Беренче урында – кешелеклелек һәм зыян салмау.
Иманлы, аңлы кешеләрнең блогерлык хезмәтендә булуы – зур плюс, чөнки ул дөньяга начарлык тарата алмый. Аның эчендә фильтры бар. Журналистта да, блогерда да эчтәге фильтр яхшы эшләсә, ул кешелеккә яхшылык китерә.
Блогер да, журналист та булган кешеләргә мин сокланам. Алар – татар халкының байлыгы, ди ул.
Җыенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова язды.
- Милли блогерлар һәм журналистлар җыелган җирдә: кемнең эше авыррак һәм кем иреклерәк?