ru24.pro
World News
Август
2024

«Автоградбанк»ка акча салучылар иминият җаваплылыгы суммасының 90 процентын алган

0

«Автоградбанк»ның акча салучылары иминият җаваплылыгы суммасының 90 процентын алган. Бу хакта Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Банкның лицензиясен алганнан соң 2024 елның июнендә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгына 4,3 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Аларга 2 млрд сумнан артык түләгәннәр.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, акча салучылар якынча 1,5 млрд сумны «Россельхозбанк» һәм «Ак Барс Банк» банклары аша алган, алар агентлык исеменнән эшли. Калган сумма — 600 млн сумнан артык акча дистанцион мөрәҗәгать калдыручыларга күчерелгән. Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы аша эшләргә мөмкин иде.

Искәртик, 17 июньдә Россия Банкы Чаллыдагы «Автоградбанк»ның банк операцияләрен гамәлгә ашыру лицензиясен кире алды. Моңа банк эшчәнлеге өлкәсендәге законнарны, шулай ук Үзәк банк нормативларын бозу сәбәп булды. Моннан тыш, кредит оешмасы эшләгән бизнес-модельнең нәтиҗәсезлеге һәм шикле операцияләр үткәргән клиентларга хезмәт күрсәтү очраклары билгеләп үтелде.