Якушев: «Бердәм Россия» 2024 елгы сайлауларга 36 меңнән артык кандидат тәкъдим итте
«Бердәм Россия» 2024 елгы сайлауларның барлык дәрәҗәсенә дә 36 меңнән артык кандидат тәкъдим итте. Сәяси тәҗрибәсе булмаган кандидатлар (алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар) гомуми санның 61 процентын тәшкил итә. Сайлау кампаниясендә «Бердәм Россия» аларга аерым игътибар бирә. Бу хакта партиянең Генераль советы сәркатибе вазифаларын башкаручы Владимир Якушев әйтте.
Ул махсус операциядә катнашучыларга сайлауларда сыйфатлы ярдәм итү – партия бүлекчәләре нәтиҗәлелегенең иң төп критерие диде.
«Бу категориядәге кандидатларның партия буенча тәҗрибәле иптәшләреннән консультация, технологик ярдәм, барлык сораулар буенча җаваплар алу мөмкинлеге булырга тиеш», – диде Генераль совет сәркатибе вазифаларын башкаручы.
«Бердәм Россия»дән кандидат портреты турында сөйләгәндә, ул шулай ук тәкъдим ителгән кандидатларның 65 проценты партия әгъзалары булуын, 35 процентының тарафдарлар булуын әйтте. Кандидатларның өчтән бере – хатын-кызлар. 15 проценты 35 яшькә кадәрге яшьләр. Һәр дүртенче кандидат – кече һәм урта бизнес, коммерция секторы вәкиле. Педагоглар, җәмәгатьчеләр, социаль хезмәткәрләр, медицина һәм торак-коммуналь хуҗалык, мәдәният вәкилләре – 45 процент. Дәүләт хезмәткәрләре – 13 процент.
Искәртеп үтик, 8 сентябрьдә Татарстан халкы җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаячак. Татарстан Парламенты 5 елга сайлана һәм 100 депутаттан тора. 50 депутат бер мандатлы сайлау округларыннан, 50 депутат сәяси партияләрдән кандидатлар исемлеге буенча сайлана, дип искәртте «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.
Партия барлыгы 100 кандидат тәкъдим иткән: 57 кандидат бердәм республика сайлау округы буенча һәм тагын 43 кандидат бер мандатлы сайлау округлары буенча, диде ул.