ru24.pro
World News
Август
2024

Миңнеханов Арбузов премиясен түләүне доллардан рубльгә күчерде, аның күләме артты

0

Татарстанда фосфорорганик химия өлкәсендә Арбузов премиясе лауреатлары акчаны хәзер рубль валютасында алачак. Әгәр элек җиңүчеләргә 50 мең доллар түләгән булсалар, хәзер 500 мең сум түли башлаячаклар. Мондый үзгәрешләр кертү турында указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

«5 мең доллар дигән сүзләрне, 500 мең сум дигән сүзләргә алмаштырырга», – диелә документта.

Искәртеп үтик, мондый төзәтмәләр аркасында премия күләме арта. Элеккеге исәпләүләр белән, 2024 елның 6 августына булган доллар курсы буенча түләү 424 750 сум тәшкил иткән булыр иде (1 доллар = 84,95 сум).

Шулай ук, указ буенча, премия бирү комитеты составына да үзгәрешләр кертелә. Аннан Г. В. Стинскийны чыгарып, Татарстан Фәннәр академиясенең техник фәннәр буенча координация бүлеге җитәкчесе Эмиль Шәмсетдиновны кертәләр.

Фосфорорганик химия өлкәсендә Арбузов исемендәге халыкара премияне 1997 елда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев карары буенча гамәлгә куйдылар. Аны фосфор химиясен үстерүгә зур өлеш керткән галимнәргә ике елга бер тапкыр бирәләр.