ru24.pro
World News
Август
2024

Рөстәм Миңнеханов Баулы районы кырларын карады һәм урып-җыю эшләре белән танышты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баулы районында булды. Ул кырларны карады һәм урып-җыю эшләре белән танышты. Бу хакта «Татар-информ»га республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов районның «Берлек» терлекчелек комплексын карады. Монда проектның беренче чираты тормышка ашырыла – сыерлар өчен комплекс төзелә. Анда сөт җитештереләчәк. Төзелеп килә торган икенче корпусны быелның октябрендә тапшырырга планлаштыралар.

Баулы районындагы оешмаларда мөгезле эре терлек саны 10 мең баш, көнлек тулай савым – 41,7 тонна. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры доклады буенча, районга авыл хуҗалыгында гамәлдә булган программаларны, аерым алганда, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга дигән программаларны актив кулланырга кирәк.