ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстан педагогы «Классная тема!» дигән телешоу ярымфиналисты булды

0

Алабуга педагогы Альбина Мәрдәншина «Классная тема!» дигән телешоуның 3 нче сезонында 35 ярымфиналист исемлегенә керде.

Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, Мәрдәншина «Математика һәм физика укытучысы» белгечлеге буенча югары уку йортын тәмамлаган. Яшь белгеч 2023 елда «Ел укытучысы» конкурсында катнашкан. Ул Татарстанның иң яхшы укытучылары бишлегенә керде һәм «Педагогик дебют» номинациясендә төбәк буенча конкурс лауреаты булды.

Шоу турында ул үзе эшләгән мәктәпнең уку-укыту эшләре җитәкчесеннән белгән. Августта Альбина Мәрдәншина Мәскәүгә программаны төшерүдә катнашырга бара.

«Һәр катнашучының үз визиткасы була. Сентябрьдә халык тавыш бирү оештырыла, аның нәтиҗәләре буенча финалга бары тик 7 кеше генә уза. Үз шәһәремнең һәм республикамның ярдәменә өметләнәм», – ди телешоуда катнашучы.

Проектта катнашуга педагоглардан барлыгы 6,5 мең гариза кергән. Җиңүчегә бүләк буларак федераль каналда авторлык программасын алып бару мөмкинлеге бирелә. Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы «Россия 1» телеканалы белән VK компаниясе ярдәмендә үткәрә.