Миңнеханов Бөгелмә районында «Наратлы» терлекчелек комплексын карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районында «Наратлы» терлекчелек комплексында булды.
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, әлеге комплекста дүрт сыер абзары, бозау абзары, яшь малларны асрау мәйданчыклары, савым залы һәм азык склады бар. Бүген анда 8 374 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Тәүлегенә 120 тонна сөт җитештерелә.
Бөгелмә районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашуда авыл хуҗалыгын үстерү турында сөйләштеләр. Бүгенгә игеннәрнең 15 проценты суктырылган. Республика буенча – 20 процент.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бөгелмә районы рейтингта 11 урында. Күрсәткечләрне, шул исәптән, «Наратлы» терлекчелек комплексы уңышлары да күтәргән, диде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында мөгезле эре терлекнең баш саны 11 меңне тәшкил итә. Көнлек тулай савым – 130 тонна.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Авыл хуҗалыгы министры кече формадагы хуҗалыклар эшен көчәйтергә кирәк диде.
Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, районда динамика яхшы. Ул район үсешенә сизелерлек өлеш керткән зур инвесторларга аерым рәхмәт әйтте.
Шулай ук Татарстан Рәисе хәзер республика җитәкчелеге челтәрләрне модернизацияләү мәсьәләсен карый диде.
«Хәзер челтәрне алмаштыру мәсьәләсе бик кискен тора. Без аерым программа эшләргә булдык», – диде Рәис.
Бүген Бөгелмә районында челтәрләр 79 процентка таушалган дип исәпләнә.