Саранск башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән Чаллы кешесе 6,7 млн ришвәт алуда шикләнелә
Саранск шәһәре башлыгының беренче урынбасары, Чаллыда туып-үскән Илья Соколов аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган. Бу хакта Мордовия буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, 2023 елның августыннан 2024 елның маена кадәр Соколов муниципаль һәм коммерцияле оешмалар вәкилләреннән 6,7 миллион сумнан күбрәк акча алган. Моңа алмашка ул Саранскины төзекләндерү буенча отышлы килешүләр төзү, шулай ук башкарылган эшләрне вакытында кабул итү һәм аларга түләүне тәэмин итү максатыннан әлеге оешмаларның мәнфәгатьләрен алга этәрергә вәгъдә итә. Акча Соколов контролендәге фирма счетына күчерелә.
Хәзер тикшерүчеләр аңа чикләү чарасы билгеләү турында ходатайство белән судка мөрәҗәгать иткән. Шулай ук ришвәт бирүче ике кешегә карата да җинаять эше ачылган.
Илья Соколов 1989 елда Чаллыда туган. 2011 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт технология университетын «Транспорт һәм технология машиналары һәм җиһазлары сервисы (автомобиль транспорты)» белгечлеге буенча тәмамлый. 2021 елның 24 августында Саранск башлыгының беренче урынбасары – Шәһәр администрациясенә Шәһәр хуҗалыгы департаменты директоры итеп билгеләнә.