"Большевиклардан күп җәфа күреп үлде". Әхмәтзәки Вәлидинең әтисе Әхмәтша Вәлидовның тормышы һәм үлеме тарихы
1937 елның 20 декабрендә НКВДның Уфадагы тикшерү төрмәсендә Беренче башкорт республикасына нигез салган Әхмәтзәки Вәлидинең әтисен — Көзән авылының 77 яшьлек элекке имам-хатыйбы Әхмәтша Вәлидовны атып үтерәләр. Азатлык ачык чыганаклар ярдәмендә Әхмәтша Вәлидовның биографиясен торгызырга тырышты.