Төньяк Кавказ мөселманнары Координация советы рәисе Исмәгыйль Бердиев вафат
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Төньяк Кавказ мөселманнары Координация советы рәисе Исмәгыйль Бердиев вафаты сәбәпле Диния идарәсе һәм үз исеменнән кайгынамә белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Аның җитәкчелегендә Карачаево-Черкисиядә һәм тулаем Россия Кавказында Кавказ халыкларының рухияте яңарышына, традицион дини институтларны торгызуга, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзүгә, яшь буын имамнар һәм галимнәрне әзерләүгә юнәлдерелгән бик күп башлангычлар тормышка ашырылды. Мәрхүмнең туганнары һәм якыннары, фикердәшләре һәм шәкертләренең авыр югалту газабын уртаклашабыз», – диелә кайгынамәдә.