Мөслимдә Дуслар истәлегенә багышланган футбол ярышы җиңүчеләрен бүләкләгәннәр
Мөслимдә малайлар һәм ир-егетләр арасында Дуслар истәлегенә багышланган футбол ярышы үткәрелде. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.
Бәйгедә барлыгы 7 команда көч сынашты, араларында күрше район командалары да бар иде.
Җиңүче командаларга кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, иң яхшы уенчыларга сувенирлар бирелде.