ru24.pro
World News
Август
2024

Зәй волонтерлары төркеме махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм әзерли

0

«Zaинск с Vами» волонтерлар төркеме бу көннәрдә чираттагы гуманитар ярдәмне әзерли. Ул халык акчасына алынган «Газель» машинасында илтеләчәк. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәрендә Клара Екрмолаева хәбәр итә.

Хәрбиләргә бүгенге көндә медикаментлардан кан туктата торган чаралар, стериль салфеткалар, бинтлар, аптечка, турникет, шприц, система, антибиотиклар (макролид, цефалоспорин, фторхиналон, пенициллин), адсорбентлар (порошок, гель, таблетка), инфузион терапия өчен эремәләр, Риностоп, күзгә сала торган тамчылар, Корнерегель геле, Максидол, Цетрин, Супрастин, лейкопластырь, Космопор, Витапрост шәмнәре һәм башка бик күп әйберләр кирәк. Шулай ук дымлы салфеткаларга, коры душка ихтыяҗ зур.

«Шунысын да искәртик, хәрбиләргә туклану өчен продукция, шул исәптән тушенка, консервалар җитәрлек. Егетләр бу хакта үзләре дә әйтә. Безгә аларга иң кирәкле булган әйберләрне алып җибәрергә кирәк. Медикаментларга медицина взводы командирыннан гариза керде. Маскировка челтәрләре үрү буенча да эш бер генә сәгатькә дә туктамый. Безнең челтәрләр егетләребез гомерен саклап кала. Аларга заказлар бик күп. Битараф булмыйк, Җиңүне бергәләп якынайтыйк!» — ди «Zaинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

Волонтерларга маскировкалау челтәрләре үрү өчен тукымалар алырга кирәк. Алар халыктан җыелган акчага алына. Бу эштә бигрәк тә Куш-Елга, Түбән Лоҗы, Кәрәкәс авыллары халкы бердәм акчалата нык ярдәм итә. Башкалар да безнең хәрбиләргә ярдәм итүгә кушылсын иде. Бу игелекле эш йөрәк кушуы буенча башкарыла. Ир-егетләр безнең терәкне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә барыбыз да.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Елена Хисаметдинованың телефон номеры: 89520335197.