ru24.pro
World News
Август
2024

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның уртак уңышларында Лениногорск халкының өлеше бик зур

0

Татарстанның уртак уңышларында Лениногорск халкының өлеше бик зур. Бу хакта Лениногорск районына эш сәфәре вакытында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхммәтшин әйтте. Ул Лениногорскиның М.Х. Хәйретдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең икенче бинасындагы капиталь төзекләндерү эшләре белән танышты, шулай ук шәһәр һәм район активы белән очрашты.

Актив белән очрашу районның Мәдәният йортында узды. Катнашучылар илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләрен карады. 2019 елдан бирле республика 13 илкүләм проектта катнаша, алар составына 50 төбәк проекты да керә. Биш ел эчендә модернизация уздырылган һәм 255 сәламәтлек саклау объекты, 80 мәгариф оешмасы, 77 спорт объекты, 60 мәдәният объекты, 650 автоюл төзелгән, 260тан артык җәмәгать урынында төзекләндерү эшләре узган.

«Республиканың уртак уңышларында Лениногорск халкының өлеше бик зур. Авырлыкларга да карамастан, без республиканың күпвекторлы икътисадын тотып кала алдык. Болар барысы да актуаль бурычларны чишүдә уртак эшләгән Татарстан җитәкчелегенең, муниципалитетларның, республика халкының зур тырышлыгын таләп итә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.