Татарстан вице-премьеры Лисичанск администрациясенә оргтехника тапшырды
Татарстанның вице-премьеры Фәнил Әглиуллин Лисичанск шәһәре башлыгы Эдуард Сахненко белән очрашты һәм җирле администрациягә ноутбуклар һәм күпфункцияле җиһаз тапшырды.
«Оргтехника Лисичанск администрациясенә нәтиҗәлелекне һәм җирле халык белән эшләү тизлеген арттырырга булышачак», – диде Фәнил Әглиуллин.
Алдарак гуманитар миссия вакытында Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстанның шефлык шәһәрләренә оргтехника тапшырган иде.