ru24.pro
World News
Август
2024

Актаныш районы Колын авылында «Гөлчирә» мәчетенең 20 еллыгын билгеләп үттеләр

0

Бүген Актаныш районы Колын авылында «Гөлчирә» мәчете ачылуга 20 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм тантанасы узды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Балаларга уйнарга батутлар, сикергечләр дә бар. Тәм-том, камыр ризыклары, шашлык пешереп сатучылар да һәркемне ачык йөз белән каршы ала.

Каршыда гына зур экранлы заманча сәхнә корылган. Танылган алып баручы Марсель Әхмәдуллин әле генә авыл чишмәсеннән чиләкләренә көмеш су тутырып алып менгән көянтәле апаларны алга чакырды.

Милли киемнәр киеп, чигүле яулыкларын бәйләгән апаларны халкыбызның яраткан музыканты Ринат Вәлиев гармунда уйный-уйный озатып бара. Менә шундый үзебезчә, саф татарча милли гореф-гадәтләребезне яңадан кайтарып халкыбызны саф чишмә сулары белән сыйлап башланды бүгенге юбилей кичәсе. Урамга тезелгән эскәмияләрне тутырып түбәтәйле ир-егетләр, яулыкларын төрлечә матур итеп бәйләгән гүзәл затларыбыз утыра.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Гөлчирә» мәчетен төзетүче меценатлар Альберт һәм Рушат Мостафиннарга, аларны тәрбияләп үстергән Әлфия белән Фәндүс Мостафиннарга олы рәхмәтен белдерде.

Альберт Мостафин «Гөлчирә» мәчетенең әбисе Гөлчирә рухына багышлап төзелүен әйтте. Яшьтән бик гыйлемле Гөлчирә әби беркайчан да намазын калдырмый, гарәпчә яхшы укый-яза белүче ак әби оныкларында да ислам диненә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләгән. Мәчет бер ел дигәндә сафка баса.

-Мәчет-авылның матурлыгы, яме. Авыл халкы өчен очрашу, балаларга дини белем алу урыны да. 20 ел буена мәчетебездән азан тавышы өзелмәде, киләчәктә дә шулай булсын! Беренче көннән үк ихлас хезмәт куйган Айгиз хәзрәт һәм аның җәмәгате Юлия абыстайга рәхмәт. Авылга кайтканда ерактан ук мәчет манарасын күрәм дә күңелемә рәхәт булып китә, – диде Альберт Мостафин.

Шушы мәчеттә даими намазлар укылсын, балаларыбызга дөньяви белем белән беррәттән дини гыйлем бирелсен», - дип үгет-нәсыйхатләрен җиткерде Актаныш районы имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин.

Бәйрәм чарасында кунакларны үзләренең мәгънәле җырлары, дини көйләре белән артистлар Марат Галимов, Марсель Вәгыйзов ял иттерде. Юлия Гыйльмуллина мөнәҗәтләр көйләде. Шулай ук һәркемгә тәмле ризыклардан, кайнар чәйдән авыз итү мөмкинлеге тудырылган иде.