ru24.pro
World News
Август
2024

Кукмарага Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде

0

Кукмарага Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде. Депутатны район башлыгы Сергей Димитриев каршы алды һәм озатып йөрде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Алар Әсән-Елга авылында капиталь төзекләндерелүче балалар бакчасында, Кукмара өченче урта мәктәбе белән янәшә салына торган башлангыч мәктәп корпусының төзелеш мәйданчыгында, капиталь ремонт ясала торган «Ромашка» балалар бакчасында булды, объектлардагы төзекләндерү һәм төзелеш эшләре белән танышты. Депутат үзенең тәкъдимнәрен әйтте, эшләр барышын югары бәяләде.

Шулай ук Илья Вольфсон Бертуган Комаровлар биләмәсенең кунак ишегалды территориясендәге киез итек-киез комбинатына нигез салучылар хөрмәтенә куелган арт-объектны да карады.