ru24.pro
World News
Август
2024

Җирдә магнит давылы башланды

0

Якшәмбе көнне көндез Җирдә магнит давылы башланды – ул көчле булмый һәм озакка сузылмый. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус үзенең Телеграм-каналында язган.

«Җирнең магнит сферасы ярсуларын чагылдыра торган Кр индексы Мәскәү вакыты буенча 11 сәгать 56 минутта 5 берәмлек билгесенә җитте, бу G1 класслы көчсез магнит давылына туры килә», – дип язган белгеч.

Аның фаразлары буенча, магнит давылы көчәймәячәк һәм озак дәвам итмәячәк. Җомга көнне Леус магнит давылы шимбә көчендә башланачак дип фаразлаган иде.