ru24.pro
World News
Август
2024

«Казан» аэропорты перронын реконструкцияләүнең беренче этабына 7,7 млрд сум тотылачак

0

Татарстанда «Казан» халыкара аэропорты перронын реконструкцияләү өчен 7,7 миллиард сумга подрядчы эзлиләр. «Главтатдортрансның» әлеге тендеры дәүләт сатып алулары порталында чыккан.

Килешү буенча беренче этап эшләрен 2024 елның 6 декабренә төгәлләргә кирәк.

Подрядчы киң фюзелляжлы 10 һәм тар фюзелляжлы 20 самолет стоянкасы өчен перронны киңәйтергә тиеш була. Әзерлек, җир эшләре, инженерлык әзерлеге һәм территорияне саклау, субай кагу, нигез салу, төп конструкцияләрне торгызу, фасад, бизәү һәм башка эшләр, челтәр җайланмалары, технологик һәм күтәрү-транспорт җиһазлары урнаштыру планлаштырылган.

Мәйданчыкны яңарту өчен акча Россия һәм Татарстан бюджетыннан бирелә.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, эшләрнең беренче этабы 160 мең квадрат метр мәйданда башкарыла, монда перрон һәм 10 мең квадрат метрлы рулеж юлы урнашачак. Июль ахырында әлеге проектка Главгосэкспертизаның уңай нәтиҗәсе бирелү билгеле булды.