ru24.pro
World News
Август
2024

Актанышның Чишмәбаш авылында Батырай чишмәсе көнен бәйрәм иттеләр

0

Актанышның Чишмәбаш авлында Батырай чишмәсе көнен бәйрәм иттеләр. Чишмәбашның исеме үк авылның чишмәләргә бай булуы турында сөйли. Алар арасында «Батырай чишмәсе» үзенең шифалы, дәвалау көченә ия су чыганагы булуы белән аерылып тора. Өстәвенә Батырай кыйблага таба карап ага. Бу да табигатьнең бер хикмәте. Бүген Батырай чишмәсе көненә җыелган авылдашлар яраткан чишмәләренә мәдхия укыды, аңа багышлап җырлар сузды, шигырьләрен багышлады. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Батырай чишмәсе - табигатьнең иң матур урынына, тау астына урнашкан. Җәен дә, кышын да Чишмәбаш авылы халкы ерак дип тормый, суга шушы чишмәгә йөри. Чишмәне элек-электән карап-тәрбияләп торалар. Быел исә аның тирә-ягын яңадан төзекләндергәннәр. Әлеге саваплы гамәлне авыл клубы мөдире Илгиз Гыйздәтуллин хатыны Рәзилә апа белән башлап җибәргән, аларның фикерен авыл халкы күтәреп алган, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм иткән.

Бүген яңартылган чишмә тирәсе халыкның шатлыклы авазларына күмелде. Саф суыннан авыз иткәч, концерт номерлары белән үрелеп барган чишмәне олылау кичәсен карадылар. Чишмә-коелар тарихы белән авыл апалары үзләре таныштырды, төбәкнең талантлары туган авылга, табигатебезгә, һәм әлбәттә, чишмәләргә багышлап җырларын башкарды. Иске Байсар авылы кызы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Хөсәенова да әтисе Илгиз Гыйздәтуллинның баянына кушылып моңлы җырларын сузды.

Бәйрәмне тамаша кылаучылар һәрбер чыгышны алкышларга күмде. Яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласы, «Батырай гүзәле-2024» конкурсларын да бик яратып тамаша кылдылар.

«Җәүһәр» ветераннар ансамбле әгъзалары, җитәкчеләре Рәзилә Гыйздәтуллина белән Батырай чишмәсе беседкасында кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр, биредә чигүле тастымал, сөлгеләр, япмалар белән янәшә Актаныш районы, Иске Байсар төбәге тарихына багышланган китаплар да куелган иде.