ru24.pro
World News
Август
2024

Апаста республика күләмендә узган «Ура, авылга!» проектына йомгак ясадылар

0

Апаста «Ура, авылга!» проекты авылда яшәүче һәм шәһәрдән авылга кунакка кайтучы 6–17 яшьлек 160 баланы һәм яшүсмерне җәлеп итте. Проект кысаларында районда өч авылда – Борнашта, Олы Бакырчыда һәм Каратунда яңа форматтагы лагерьлар оештырылды. Бу хакта «Апас-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина яза.

Көндезге лагерьларда ашау һәм йоклау каралмаган иде. Балалар, көн дәвамында төрле остаханәләр, дәресләр узып, бер-берсе белән аралашып, күңел ачып, вакытны файдалы уздырды. Авылга хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җырлар-биюләр, кул эшләре белән танышып, татар телен камилләштерделәр, авыл тарихы һәм тормышы белән якыннан таныштылар. Алар белән көн дәвамында махсус өйрәтелгән әйдәманнар эшләде.

«Ура, авылга!» проекты Каратунда халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй белән төгәлләнде. Бәйрәмгә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин килде. Алар балалар белән аралашып, фикерләре белән кызыксынды. Үзләре дә балалар белән бергәләп төрле уеннарда катнашты.

Соңыннан түгәрәк өстәл артында республика күләмендә узган «Ура, авылга!» проектына йомгак ясалды һәм проектның киләчәге хакында да фикер алышынды. «Ура, авылга!» проектын тормышка ашырган Әлки, Апас, Арча, Балтач һәм Теләче районнарынннан килгән әйдаманнар, «Беренчеләр хәрәкәте» кураторлары яңа форматтагы лагерьларның эшчәнлеге хакында сөйләде.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Ура, авылга!» проектының туган телебезне, милли традицияләребезне саклап калуда мөһимлеген ассызыклап, проектның Апаста гамәлгә куелышына канәгать булуын белдерде.

«Ура, авылга!» бик отышлы һәм кирәкле проект булып чыкты. Балалар да, әти-әниләр дә бик теләп кабул иткәннәр. Бу проектны безгә киләсе елларда да дәвам итәргә кирәк булачак», - диде Марат Әхмәтов.