ru24.pro
World News
Август
2024

Сахалинда фәнни китапханәдә татар теленнән ачык дәрес булды

0

1 августта Сахалин өлкәсенең универсаль фәнни китапханәсендә өлкә үзәгенең якшәмбе татар мәктәбе укучыларының ата-аналары өчен татар теленнән ачык дәрес булды. Аны Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте ярдәмендә «Туган тел» уку-мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәламләү сүзе белән төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Зәкия Вәлитова чыгыш ясады. Ул туган телне өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм Сахалинга күченеп килгән беренче татар кешеләре турында сөйләде.

Дәрес барышында балалар татар әлифбасын кабатлады, яңа сүзләр өйрәнде, шигырьләр укыдылар һәм милли бизәкле трафаретларны буядылар.

Дәрестә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына аерым игътибар бирелде, аның әдәби мираска керткән өлешен рус әдәбиятындагы Александр Пушкин роле белән чагыштыралар.