ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстан вице-премьеры Рубежноедагы мәктәпләрнең торышын бәяләде

0

Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белән республика шефлыгындагы Рубежное шәһәре мәктәпләрен карап чыкты, аларның торышын бәяләде, торгызу эшләре планын билгеләде.

2нче мәктәп директоры Ирина Дубовицкая сөйләвенчә, хәзерге вакытта укучылар дистанцион шөгыльләнә. Су, җылылык һәм канализация булмауга карамастан, укытучылар һәрвакыт мәктәпкә йөри.

Фото: © «Татар-информ»

Татарстан вәкилләре зыян күргән биналарның торышын бәяләде - атышлардан соң кайдадыр түбәгә зыян салынган, кайдадыр фасад һәм пыяла ватылган. Татарстан шефлыгындагы Рубежное шәһәре мәктәпләрен торгызу чыгымнары 2025 елга смета төзегәндә исәпкә алыначак.