ru24.pro
World News
Август
2024

Чувашиянең яшь мөселманнары Түбән Новгород өлкәсендә Шәкертләр бәйрәмендә булды

0

Чувашиянең Комсомол муниципаль округы Тукай авылы мәдрәсәсеннән егермегә якын бала Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылында узган 11нче Шәкертләр бәйрәмендә катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшь мөселманнар Түбән Новгородка уңайлы автобуста килде, биредә аларны бик җылы каршы алдылар, милли ризыклар белән сыйладылар. Балалар өчен Коръәнне ятлау, азан, мөнәҗәт әйтү, шигырь язу, дини темага номер, туган як турында җыр, хәдис сөйләү буенча конкурс биремнәре әзерләнгән иде. Чувашия Республикасы шәкертләре лаеклы чыгыш ясады – һәр балага сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

«Безнең балалар бик матур, чиста татар телендә чыгыш ясады. Шәкертләребезнең туган телдәге чыгышлары тамашачыларда да зур тәэсир калдырды. Мин алар өчен горурлык һәм рәхмәт хисләре кичердем. Аллаһ балаларыбызга ислам кагыйдәләре буенча яшәргә, мәктәп-мәдрәсәдә тырышып укырга, кешеләргә игелекле, хезмәт сөючән булып үсәргә насыйп итсен. Алга таба да шундый шатлыклы чараларда очрашсак иде», - диде мәдрәсә укытучысы Әминә Баһаветдинова.

Балалар үзләре дә бәйрәмнән канәгать калды, диелә хәбәрдә.