ru24.pro
World News
Август
2024

Омск өлкәсенең Тәүриз районы музеенда татар авылларына багышланган очрашу булды

0

Омск өлкәсенең Тәүриз районы музеенда «Омск өлкәсе Иртыш буеның төньяк районнары татарлары: тарих һәм бүгенге заман» төбәк фәнни-туган якны өйрәнү конференциясе булды. Бу хакта Омск татарларының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Конференциядә катнашучылар Тәүриз районы авылларының тарихи тамырлары һәм хәзерге хәле, шулай ук аларның үсеш перспективалары хакында фикер алышты.

Чара тәмамлангач, делегация Байбы һәм Ташаткан авыллары халкы белән очрашты, әлеге торак пунктларның социаль-мәдәни тормышында төп рольне уйный торган объектларда: мәктәптә, авыл клубында һәм мәчеттә булдылар, диелә хәбәрдә.