Төркиядә Instagram* социаль челтәре эшен чикләделәр
2 августтан Төркиядә Instagram* социаль челтәре эшен чикләделәр. Әлеге карар Технологияләр һәм коммуникацияләр советы тарафыннан кабул ителгән, дип хәбәр итә Birgün газетасы.
Социаль челтәр эшенең чикләнү сәбәпләре күрсәтелмәгән, әмма басма ул Иранда ХАМАСның политбюро башлыгы Исмаил Ханиянең үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуларны блокировкалау аркасында кертелергә мөмкин дип яза. Instagram социаль челтәренең карарын ул чагында Төркия Президенты администрациясенең коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Фәхреттин Алтун гаепләп чыккан иде.
Социаль челтәр эше тулысынча чикләнсен өчен, Технологияләр советы инициативасын суд инстанцияләре бер-ике тәүлек эчендә расларга тиеш. Билгеләп үтелгәнчә, Instagram буенча карарны Анкара суды чыгара ала.
Хәзерге вакытта Төркия кулланучылары компьютерлардан да, мобиль җайланмалардан да социаль челтәргә керә алмый.
Искәртеп узабыз, 2022 елның мартында Мәскәүнең Тверь суды экстремистик эшчәнлек өчен Россиядә Facebook һәм Instagram социаль челтәрләрен тыйды.
*Россиядә тыелган, экстремистик дип табылган Meta компаниясен карый.