ТР Үзәк сайлау комиссиясе: Дәүләт Советына сайлауда катнашучыларның 88 проценты теркәлгән
Татарстанда ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда кандидатларны теркәү төгәлләнә. Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казанда Үзәк сайлау комиссиясенең 61нче утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.
«Тавыш бирү көненә кадәр 61 көн калды. Депутатлыкка кандидатлар теркәүдә мөһим этап төгәлләнә, күпчелеге теркәлде инде. ТР Дәүләт Советына сайлаулар буенча да, җирле үзидарә органнарына сайлаулар буенча да әлеге күрсәткеч 88 процент тәшкил итә. ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда кандидатларны теркәү төгәлләнә. Якын арада җирле үзидарә органнарына кандидатларны теркәү тәмамланачак», - диде ул.
Спикер мәгълүматлары буенча, барлык этаплар да ачык, закон нигезендә уза. Участок сайлау комиссияләре эшләячәк бүлмәләрне кабул итү датасы билгеләнгән.
2024 елның 8 сентябрендә җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советына депутатлар сайлау, шулай ук 38 муниципаль берәмлектә җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.
50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50 депутат бермандатлы округлар буенча сайланачак. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше (179ы – бердәм республика округы буенча, 248е – бермандатлы округларда) үз кандидатурасын күрсәткән.