ru24.pro
World News
Август
2024

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Зиннур Мансуровны юбилее белән котлады

0

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 1995-2014 елларда «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Зиннур Мансуровны юбилее белән котлады. Аңа 75 яшь тулды.

«Бар гомерен журналистикага багышлаган шәхесләрнең берсе Зиннур ага! Культура, сәнгать, әдәбият темасы татар укучылары арасында һәрвакыт популяр. «Мәдәни җомга» газетасын башлап җибәрүче, күп еллар дәвамында аның баш мөхәррире булган Зиннур Мансуров исеме татар журналистикасы тарихына кереп калды. Аңа исәнлек-саулык телим!» – диде Шамил Садыйков.

Зиннур Мансуров «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

  • Зиннур Мансуров «Социалистик Татарстан», «Казан утлары» журналының әдәби бүлек мөдире булып эшли. 1986—1990 елларда ТАССРның дәүләт телерадиокомпаниясендә сәнгать тапшыруларының баш мөхәррире вазифасын башкара. 1995 елда «Мәдәни Җомга» газетасының беренче баш мөхәррире итеп билгеләнә. 20 ел дәвамында шушы редакцияне җитәкли.
  • Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туа. «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Казан утлары» басмаларында эшли, Татарстан радиосында сәнгать тапшырулары программаларының баш редакторы була. 1995 елдан ул – атналык «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире. Күпсанлы китаплар авторы. Зиннур Мансуров Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Шәйхи Маннур, Һади Атласи, Гаяз Исхакый премияләре лауреаты.