Путин БРИКС кысаларында бердәм фәнни-технологик киңлек булдырырга кушты
БДБ һәм БРИКС илләре бердәм фәнни-технологик киңлек формалаштыруга омтылачак. Бу хакта Фән һәм мәгариф советы утырышы һәм мегагрантлар алучылар һәм әйдәп баручы галимнәр белән очрашу нәтиҗәләре буенча РФ Президенты Владимир Путин биргән йөкләмәләр исемлегеннән билгеле булды.
«<...> Бәйсез Дәүләтләр Берлеге һәм БРИКС дәүләтара берләшмәсе кысаларында бердәм фәнни-технологик киңлек булдыру буенча тәкъдимнәрне белдерергә», диелә Кремль сайтындагы документта.
1 ноябрьгә кадәр Хөкүмәт тәкъдимнәрне формалаштырырга һәм аларны дәүләт башлыгына җиткерергә тиеш.
13 июньдә «Курчатов институты» илкүләм тикшеренү үзәге вице-президенты Александр Благов БДБ һәм БРИКС илләре өчен уртак булган «мегасайенс» классы җайланмалары ярдәмендә тикшеренүләрне үстерү программасын эшләү инициативасы белән чыгыш ясады.
«Бу безнең һәм партнерларның мәнфәгатьләренә дә төгәл туры килә», - диде Путин ул вакытта инициативаны хуплап, дип аның сүзләрен китерә ТАСС.