ru24.pro
World News
Август
2024

Чирмешәндә ЮХИДИ идарәсе җитәкчесенә һәм аның хезмәткәренә ришвәт өчен эш кузгатылган

0

ЮХИДИ Чирмешән районы буенча идарәсе җитәкчесе һәм хезмәткәре ришвәт турындагы җинаять эше фигурантлары булды. Бу хакта «Татар-информ»га хокук саклау органнарындагы чыганактан билгеле булды.

Тикшерү версиясе буенча, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе коммерция структуралары вәкилләреннән 130 мең сум күләмендә ришвәт алган. Алмашка ул йөк машиналарының юл-патруль хезмәте постлары аша тоткарлыксыз узуын вәгъдә итә. Арадашчы булып аның җитәкчелегендә эшләүче - административ законнарны үтәү буенча инспектор эш итә.

Хәзерге вакытта якынча тикшерү үткәрелә, өстәмә эпизодлар ачыклана. «Ришвәт алу» һәм «Ришвәт бирү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.