ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте

0

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтендә халык кабул итү көнен уздырды. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре, битараф булмаган гражданнар мөфти хәзрәткә үз проектлары белән таныштыру, теләк-тәкъдимнәрен белдерү өчен язылды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма мөфти белән очрашырга теләүчеләргә алар күтәргән мәсьәләләрнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сораулар мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт оешмаларында карала», – диелә хәбәрдә.