ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстанда кабат яшен, көчле яңгыр һәм боз көтелә

0

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда аязучан болытлы һава фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм боз көтелә. Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәя.

Төнлә термометр баганалары 11-16 градус күрсәтсә, көндез 19-24 градуска кадәр җылыначак.