ru24.pro
World News
Август
2024

Апас районы белән Казанның IT- паркы арасында килешү төзелде

0

Апас районы белән Казанның IT- паркы арасында ике яклы килешү төзелде. Районда Апас мәктәбе базасында IT-паркның филиалы ачылачак һәм нинди яшьтә булуга карамастан, белем алып булачак. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

IT-паркның югары технологияләр юнәлеше муниципаль секторы җитәкчесе Аяз Сәрвәров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова килешүгә имза куеп, әлеге курсларның замана кешесенә кирәк булуын билгеләп уздылар.

«Без районга IT- паркы белән хезмәттәшлек хакында килешү төзергә килдек. Район халкын, укучыларны, студентларны укытачакбыз. Татарстанда 16 филиалыбыз бар. Сентябрь аеннан телеграм-бот төзү буенча Апас мәктәбе мөгаллимен укытабыз. IT юнәлештә Апас районы бик актив. Узган ел «Дай пять!» республика бәйгесенә укучылар мобиль кушымталарын тәкъдим итте һәм 4 бала җиңү яулады. Алар грантлар отты, ноутбуклар белән бүләкләнде. Әлеге бәйгедә үзенең мөмкинлекләрен күрсәткән Илнур Мостафин югары технологияләр өлкәсендәге курсларны алып барачак», - ди Аяз Сәрвәров.

Укулар ел азагына кадәр атнага ике тапкыр була. Телеграм-бот төзү серләренә төшенергә теләгән һәркем белем алачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова ИТ-технологияләрнең мөмкинлекләре турында сөйләде, аларның барлык өлкәләргә һәм тармакларга да ышанычлы керүен билгеләп үтте.

«Райондашлар цифрлы мәйданчыкларны үз файдаларына кулланырга өйрәнсәләр, аларның киләчәктә үзләренә һөнәр табуда мөмкинлеге шулкадәр күбрәк булачак. Мәктәптән үк балаларга үзләренең мобиль кушымталарын төзергә һәм аларны үзебезнең маркетплейсларда урнаштырырга мөмкинлек булачак», - диде ул.