ru24.pro
World News
Август
2024

Әлмәттә махсус хәрби операциядә һәлак булганнарга багышланган экспозиция ачылды

0

Әлмәттә «Музей атнасы» проекты буенча вакытлы экспозиция ачылды. Аны махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрбиләргә багышладылар. Проектта 13 гаилә катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» район башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Күргәзмә өчен махсус хәрби оперциядә катнашучыларның туганнары шәхси әйберләрен, фотосурәтләрен, хатларын тәкъдим итте. Болар барысы да хәрбиләрнең тормышы һәм хезмәте турында сөйли. Проектның төп максаты-геройлар турындагы хәтерне саклау.

Экспозиция туган якны өйрәнү музеенда урнашкан. Ул 2 августка кадәр эшләячәк. хәбәр итә

Фото: © Фото: t.me/pressalmet