ru24.pro
World News
Август
2024

Әлки район башлыгы почта хезмәткәрләрен бүләкләде

0

Россия почтасы көне уңаеннан Әлки районы башлыгы Александр Никошин бер төркем почта хезмәткәрләрен бүләкләде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Азат Низамиев яза.

Район башлыгы Почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләргә 2024 елның икенче яртыеллыгына «Әлки хәбәрләре» район газетасын яздыруда уңышлы эшләгән Фәния Шәрәпова (Базарлы Матак почта бүлеге), Гөлия Борһанова (Иске Алпар), Фәнүзә Рәхмәтуллина (Юхмачы), Ләйсән Зыятдинова (Иске Салман), Галина Павлова (Кошки), Нурсилә Шиһапова (Әхмәт), Лилия Кашапова (Чуаш Борнае) ия булды.

Бүләкләр район мәдәният йортында Россия почтасы көне уңаеннан уздырылган тантаналы җыелышта тапшырылды.