ru24.pro
World News
Июль
2024

Казан-Адлер поездында Сочидан Татарстанга конкурска килгән балалар булган

0

Казанда конкурста катнашкан Сочи балалары Волгоград янында вагоннары рельслардан чыгып ауган поездда булган. Алар исән, ләкин бик нык курыккан, дип хәбәр итә Сочи мэры Андрей Прошунин Телеграм-каналында. «РИА Новости» шул хакта яза.

«Балалар белән барган студия җитәкчесе алар белән, ул «балалар барысы да исән, сәламәт, әмма бик нык курыкканнар», дип җавап бирде. Балаларны эвакуацияләгәннәр, алар Волгоград өлкәсенең балалар бакчасында урнашкан», – дигән агентлык әңгәмәдәше. Ул балаларның төркем җитәкчесе күзәтүе астында булуын билгеләп үткән.

РИА Новостига Сочи администрациясендә белдерүләренчә, балалар конкурска Сочидан шәхси студия кураторлары җитәкчелегендә барган, хәзер алар Волгоград өлкәсендәге балалар бакчасында.

Сочи мэры Андрей Прошунинның төгәлләштерелгән мәгълүматлары буенча, Адлерга Сочида яшәүче 17 бала барган, алар белән 4 өлкән кеше булган, аларның гомеренә куркыныч янамый.

«Төркем талантлар конкурсыннан кайта иде. Без инде җитәкче белән элемтәгә кердек һәм балалар белән барысы да тәртиптә булуын белдек», – дип язган Прошунин.

Дүшәмбе көнне Мәскәү вакыты белән 12.35 сәгатьтә Волгоград өлкәсендә Гремячая-Котельниково станцияләре арасында «Камаз» йөк автомобиле йөртүчесе тимер юл кичүенә чыккан һәм узып баручы 491нче Каза-Адлер пассажир поезды белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә пассажир поездының 8 вагоны рельслардан чыккан, 140 кеше зыян күргән.