ru24.pro
World News
Июль
2024

Башлангыч сыйныф укучылары «Аулак өй - көрәш» бәйгесендә көч сынашачак

0

Иртәгә «Сәләт-Мирас» аланында кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының әдәби ярышы була.

«Сәләт-Мирас» уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланында башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби көрәш оештырыла. Бәйге шагыйрь Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлына багышлана.

Проект җитәкчесе Сәрия Закирова сүзләренчә, нәниләр өчен «Аулак өй - көрәш» биремнәре дә, яшь категориясен истә тотып, үзенчәлекле форматта төзелгән.

«Әйтик, бәйгенең беренче раундында балалар сүзләрдән шигырь «язмый», ә пазллардан әдипнең әкиятләрен төзеп, эчтәлеген сөйләп бирергә тиешләр. Габдулла Тукай иҗатын белүне бәяләү дә «балл»лар белән түгел, һәр команда кәрзиненә тәм-том белән исәпләнәчәк», - диде ул.

  • Татар әдәбияты классикасын бергәләп уку, яшь буынга гореф-гадәт, милли йолаларны өйрәтү максаты белән оештырылган «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ТРның Студентлары Лигасы, ТРның «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды ярдәме белән гамәлгә куела.