ru24.pro
World News
Июль
2024

Песков: Путин БРИКС саммиты вакытында Казанда Иран Президенты белән очрашырга әзерләнә

0

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Иран Президенты Масуд Пезешкиан белән очрашырга әзерләнә. Сәясәтчеләр октябрь аенда Казанда күрешер дип көтелә, бу вакытта ТР башкаласында БРИКС саммиты башлана. Өстәвенә, Иран әлеге чарага чакыру алды инде, диде Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Иранның гамәлдәге чакыруы бар инде һәм без яңа Президент саммитка килер дип өметләнәбез. Без аны күрүебезгә шат булачакбыз, Президент Путин да аның белән очрашырга әзерләнә», – дип искәртте Кремль вәкиле.

Искәртеп үтәбез, Пезешкианның инаугурациясе 30 июльдә узачак. Иран лидеры шул исәптән БРИКС линиясе буенча да Россия белән актив хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятли. Сүз уңаеннан, тантаналы чарага РФ делегациясен чакырганнар инде. Аны Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин җитәкләячәк. Россия сәясәт эшлеклесе шулай ук тантана тәмамланганнан соң Иран дәүләте башлыгы белән шәхсән очрашырга ниятли.

БРИКС — Бразилия Федератив Республикасы, Россия Федерациясе, Һиндстан Республикасы, Кытай Халык Республикасы һәм (2010 елның декабреннән) Көньяк Африка Республикасының дәүләтара берләшмәсе. БРИКС эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе – дөньяда глобаль иминлек һәм тотрыклылыкны ныгытуга ярдәм итү. Татарстан башкаласы 2024 елның 22-24 октябрендә БРИКС илләре саммитын кабул итәчәк.