ru24.pro
World News
Июль
2024

Казан – Адлер поездының 8 вагоны рельстан чыккан

0

Россия тимер юлларында Казан – Адлер поездының сигез пассажир вагоны рельстан чыгуын расладылар. Компания телеграм-каналында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Билгеләп үтелгәнчә, бүген 12.35 сәгатьтә Волгоград өлкәсендә Гремячая – Котельниково станцияләре арасында «КамАЗ» йөк автомобиленең йөртүчесе тимер юл аркылы чыгу урынына килеп кергән һәм узып баручы 491нче Казан – Адлер пассажир поезды белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, пассажир поездының 8 вагоны рельстан чыккан.

Зыян күрүчеләр турындагы мәгълүматка төгәллек кертелә. Урынга оператив хезмәтләрне чакырганнар.

«Әлеге участокта поездлар хәрәкәте тукталган», – дип хәбәр иттеләр Россия тимер юлларының матбугат хезмәтендә.