Татарстанның ике вәкиле күпмилләтле сәнгать фестивалендә грантка лаек булды
Татарстанның ике вәкиле «Таврида.АРТ» VI яшь күпмилләтле сәнгать фестивалендә грантларга лаек булды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Вакыйга 26-28 июльдә Кырымда узган. Татарстаннан фестивальгә 10 гариза тапшырылган.
Нәтиҗәдә, Әдилә Нәбиуллина һәм аның проекты 65 мең сум күләмендәге грантка лаек булды. Моннан тыш, Данил Дюрягин «ЕГЭ Гаилә» ата-аналар тарафыннан чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтүдә нәтиҗәле методикалар булдыруда лаборатория проектын үстерү өчен 320 мең сум күләмендә грант отты.