ru24.pro
World News
Июль
2024

Татарстанда бер ел эчендә 4 мең тоннага якын бал җитештерелгән

0

Узган ел Татарстанда 3,7 мең тонна товар балы җитештерелгән, бу 2022 елгы дәрәҗәгә карата 90 процент тәшкил итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Бал – халык һәм кондитер эшләнмәләре әзерләү буенча төрле комбинатлар тарафыннан сорау зур булган продукт», - диде спикер.

Аның сүзләренчә, хуҗалыклар, нигездә, бал кортларының урта рус, Карпат һәм карника токымнарын асрый. Балтач районында – ике һәм Саба районында бер хуҗалык татар бал кортын, яки «Татарский» төрендәге урта рус токымын үрчетү белән шөгыльләнә.

Бал кортларын Татарстанның 43 районында да үрчетәләр. ТР Министрлар Кабинеты Баш Ветеринария идарәсенең 1 июльгә булган мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 9 443 умарталык һәм 148,1 меңнән артык корт гаиләсе исәпләнә. Аның 90 процентка якынын шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрыйлар.