ru24.pro
World News
Июль
2024

Сарманның Хәрби диңгез флоты гаскәрләре ветераннары хезмәт елларын искә алды

0

Сарманның районының хәрби диңгез флоты гаскәрләре ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу хакта «Сарман» газетасы яза.

Аларны истәлекле бәйрәмнәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

«Бүгенге көндә районыбызда 300дән артык хәрби диңгез флотында хезмәт иткән ветеран яши, тагын уннан артык егетебез шушы гаскәрләрдә хезмәт юлын үтә. Сез төрле тармакларда тырыш хезмәт куясыз, районыбыз тормышында актив катнашасыз, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертәсез», – диде ул һәм иң актив ветераннарга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ветеран диңгезчеләрне шулай ук Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының район хәрби комиссары урынбасары Ленар Һадиуллин һәм ветеран диңгезчеләрнең райондагы төркеме җитәкчесе Мөнәвир Зыятдинов, башка гаскәрләрдә хезмәт итүче ветераннарыбыз тәбрикләде. Алар хөрмәтенә иң матур җырлар яңгырады. Арабыздан киткән диңгезчеләр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Алар истәлегенә куелган стелага такыялар салынды.