ru24.pro
World News
Июль
2024

Әлки районының Алпар авылы гомумбелем бирү урта мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

0

Әлки районының Алпар авылы гомумбелем бирү урта мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.

Бу бер гасыр дәвамында аны 3000нән артык укучы тәмамлаган. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, хезмәт кешеләре, республикада гына түгел, ә илнең төрле почмакларында яшәп, башкарган хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән, районыбыз белән горурланырлык абруйлы шәхесләр бар. 20 июльдә аларның һәркайсы өчен мәктәп ишекләре ачылды, ул үзенә төрле елларның чыгарылыш сыйныф укучыларын җыйды. Ул сыйныфташларыңны очрату, остазларыңа янә бер рәхмәт әйтү мөмкинлеген бирде.

Авылда тирә-якта беренче булып мәктәп 1924 елда ачылса, ә хәзерге белем йортына нигез исә 1971 елда салына. Ул 10 ел дәвамында төзелеп, беренче укучыларын 1981 елда кабул итә. Димәк, әлеге бинада да ярты гасырга якын эшчәнлек алып барылган. Шуңа да бу зур юбилейга ныклап әзерләнергә, капиталь ремонт та үткәрергә туры килә. Һәм без, кунаклар, биредә зур үзгәрешләр күрдек. Мәкәпкә яңа брусчатка түшәлгән сукмактан атлап кердек. Тирә-якта исә матурлап-бизәп төрле чәчәкләр утыртылган һәм гөлләр белән 100 дип тә язылган иде.

Мәктәпнең үз музее да бар. Аңа өченче катта зур бер бүлмә бирелгән. Зур урын бүлми мөмкин түгел, чөнки анда авылның борынгы үткәненнән башлап, мәктәпнең үз тарихына кадәр бар мәгълүмат тупланган бит. 1000 нәр артык экспонат бар монда. Авыл мәктәбе өчен бу бик зур күрсәткеч һәм ул күп хезмәт куелган, җентекле эш алып бару нәтиҗәсе.

Тантана исә шулай ук төзекләндерелеп, бәйрәмчә бизәлгән актлар залында узды. Бәйрәмне мәктәп директоры Раил Гатауллин башлап җибәрде. Иң элек ул чал тарихлы мәктәпнең үткәненә тукталды. Ремонт эшләрендә ярдәмен күрсәткән район җиткәчелегенә, мәгариф бүлегенә, мәктәпнең элеккеге укучыларына рәхмәтен җиткерде.

Барлыгы 25 чыгарылыш сыйныф, ә гомумән алганда, 350 ләп элеккеге укучы мәктәпне төзекләндерү буенча ярдәмдә үзләреннән өлеш керткән. Мәктәп җитәкчесе бүгенге көн мөгаллимнәренең, укучыларының уңышлары турында да сөйләде.

«Ел саен уздырыла торган фән олимпиадаларында актив катнашып, призлы урыннар алабыз, узган ел да республика бәйгеләрендә дә җиңүләр яуладык. Спорт буенча да күп казанышларыбыз бар. Мәсәлән, баскетбол буенча, мәктәп укучылары арасында уздырылып, «КЭС Баскет» дип исемләнгән Бөтенроссия чемпионатында 7 ел рәттән 1 нче урынны алуга ирештек», – дип сөйләде директор.

Тантаналы көндә абруйлы кунаклар күп иде. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, башкарма комитет идарәчесе Рузия Сәлахова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева – барысы да юбилей уңаеннан котлауларын җиткерде.

Сәхнәгә бу мәктәптә озак еллар эшләп, лаеклы ялда булган һәм бүгенге көндә хезмәт куючы мөгаллимнәр, техник хезмәткәрләр чакырылды. Аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.