ru24.pro
World News
Июль
2024

Чаллының онкология диспансерында яңа төр операция ясый башладылар

0

Чаллының онкология диспансерында сөт бизләреннән яман шеш алынган пациентларның күкрәкләренә имплантлар урнаштыра башладылар. Әлеге хирургик процедура түләүсез шартларда башкарыла. Бүгенге көнгә инде шундый өч операция үткәрелгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

«Бу алым, гадәттә, төенле шешләр булганда һәм авыруның башлангыч стадияләрендә киңәш ителә. Ләкин аны чир тирәнгәрәк киткән очракларда да, берничә этапта башкарырга мөмкин», – дип сөйли РКОД Чаллы филиалының 15нче онкология бүлеге мөдире Линар Нигъмәтуллин.

Саннарга күз салсак, ел да әлеге медицина учреждениесендә 200гә якын хатын-кызга сөт бизе яман шеше диагнозы куела. Моны исәпкә алып белгечләр, яңа төр процедурага ихтыяҗ зур булачак дип фаразлый, диелә хәбәрдә.