ru24.pro
World News
Июль
2024

Миңнеханов Иран семинарияләре башлыгы белән элемтәләрне үстерү турында сөйләште

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Конституциясен саклаучылар советы һәм Экспертлар советы әгъзасы, семинарияләр башлыгы Алиреза Арафи белән очрашу үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ислам Республикасы вәкиле Казанга «Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» V Халыкара фәнни-дини конференциясенең пленар утырышында катнашу өчен килде.

Очрашу барышында фән һәм мәдәният өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне үстерү, тәҗрибә уртаклашу, шулай ук Татарстан һәм Иран социаль-гуманитар институтлары арасында багланышлар мәсьәләләре күтәрелде.

Моннан тыш, мөмкин булган уртак проектлар турында да фикер алышынды.

Сөйләшүдә ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов, ТР Рәисенең Тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин һәм башкалар катнашты.