ru24.pro
World News
Июль
2024

Югары Осланның Кызыл Байрак авылында Татарстан мәчетләре белән таныштылар

0

Югары Осланның Кызыл Байрак авылында Татарстан мәчетләре белән таныштылар. Чара Татарстан мәчетләре тарихына багышланган иде. Бу хакта «Югары Ослан» газетасы яза.

Башта мәчет - Ислам йорты һәм аңа кергән вакытта билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә һәм үз-үзеңне тиешенчә тотарга кирәк икәнлеген искәрттеләр.

Катнашучылар бергәләп мәчетләрнең фотосурәтләрен карадылар, татар халкының мәчетләре архитектурасы турында мәгълүматлар өйрәнделәр, Татарстан һәм башкаланың тарихи мәчетләренә багышланган фәнни-популяр очерклар укыдылар. Болгар, татар һәм бөтендөнья ислам цивилизацияләренең үзара бәйләнеше турында сөйләштеләр. Теләсә кайсы халыкның архитектурасы - аның матди һәм интеллектуаль эшчәнлеге нәтиҗәсе. Ул тарих, мәдәниятне үстерү этапларын тулысынча чагылдыра, диелә хәбәрдә.

Мәчетләрнең архитектура буенча аермасы булуын белделәр: түбәсендә яки керү өлешендә манаралы мәчетләр, манараның почмакка куелышы булган мәчетләр, керү юлындагы ике манаралы мәчетләр, шулай ук күпманаралы мәчетләр.