ru24.pro
World News
Июль
2024

Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтовка Генерал Шәйморатов орденын тапшырганнар

0

Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов Генерал Шәйморатов орденына лаек булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«16 июльдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук гуманитар конвой водительләренә Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Радик Динәхмәтов та бар иде. Милләттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз!Исәнлек-иминлек, яңа үрләр яулавын телибез», – диелә хәбәрдә.