ru24.pro
World News
Июль
2024

Татарстанда 40 мең хатын-кыз декрет ялында

0

Татарстанда 40 меңгә якын хатын-кыз – декрет ялында. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Әниләр медиада» проектын тәкъдим итүдә шундый сан китерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.

«Әгәр саннар буенча әйтсәк, бүген республикада 40 мең хатын-кыз декретта, ягъни бәби ялында. Алар – 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие алучылар һәм аларның күпмедер өлеше өч елга кадәр декретта утыруын дәвам итә», - дип хәбәр итте министр.

Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып «Әниләр медиада» дип аталган яңа федераль белем бирү проектын гамәлгә ашыра башлады. Ул 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларга, шул исәптән декретта утыручы аналарга туры килә. Төп шарт – гуманитар өлкәдә эшләү тәҗрибәсе, шулай ук медиатармакта үзеңнең һөнәри һәм иҗади потенциалыңны гамәлгә ашыру теләге.