ru24.pro
World News
Июль
2024

Татарстан районнарында урып-җыю эшенә керештеләр

0

Татарстанның 13 районы бөртекле культураларны урып-җыюга кереште. 22 мең тонна ашлык җыеп алынган инде, уңыш гектарыннан уртача 35 центнер тәшкил итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Сарман, Буа, Алексеевск, Чүпрәле, Әлки һәм Мөслим районнарында бөртекле культураларны урып-җыюга беренчеләрдән булып керештеләр», – диде спикер.

Барлыгы 1 миллион 332 мең гектарда – бөртекле культуралар, 35 мең гектарда – кукуруз, 482 мең гектарда майлы культураларны суктыру бурычы тора. 55 мең гектар мәйданда – шикәр чөгендере, 4,3 мең гектарда – бәрәңге, 1,9 мең гектарда яшелчәләр җыеп аласы бар.

«Соңгы көннәрдә җылы һава торышы урнашты, ул игеннәрнең өлгерүен тизләтә. Бүген ашлыкның дымлылыгы 20-40 процент тәшкил итә. Әмма дымлылык 14 процент булган аерым участоклар да бар», – дип искәртте Садыйков.

Аның сүзләренчә, быел урып-җыюда 3 366 комбайн эшләячәк. Аларның техник потенциалы тәүлегенә 60 мең гектар мәйданда игеннәрне суктырырга мөмкинлек бирә.