ru24.pro
World News
Июль
2024

Татарстанда көчле җил көтелә һәм +30 градуска кадәр җылы булачак

0

Чәршәмбе, 17 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 12-17 градус тәшкил итсә, көндез 25-30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Элегрәк» Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атнаның икенче яртысында республикада һава торышының бозылуы, шул исәптән яшен һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә.