ru24.pro
World News
Июль
2024

Казанда төрки телләрне компьютер ярдәмендә эшкәртү буенча халыкара конференция узачак

0

2024 елның 4-16 октябрендә Казанның Петербург урамындагы IT-паркында «TurkLang 2024 – төрки телләрне компьютер ярдәмендә эшкәртү» ХII халыкара конференциясе узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Программада пленар һәм секцион утырышлар, түгәрәк өстәлләр, программалар күргәзмәсе көтелә.

  • Конференциянең юнәлешләре: Төрки телләр өчен формаль модельләр һәм программа сервислары; компьютер системаларының милли локализациясе һәм терминология; төрки телләрнең электрон корпусы; текстларны морфологик һәм синтаксик эшкәртү системалары; текстларны эшкәртүнең семантик технологиясе; машина тәрҗемәсе системалары һәм технологияләре; сөйләм технологияләре; төрки һәм чит телләр өйрәнү өчен интеллектуаль системалар һәм технологияләр; төрки телләр өчен лингвистик онтология һәм белем графалары; яңа интеллектуаль технологияләр һәм ясалма фәһемнең когнитив системасын булдыру өчен нигез буларак төрки телләрнең семиотик моделе.